ПЕРСОНАЛ җый. и. лат. Предприятие яки учреждениенең профессиональ яки техник хезмәткәрләре. Ашханә персоналының мондый составына ышанмаучылар «Дарья» исемле ашханәдән справка ала алалар. Г.Гали. Америкада басылган «Югары идарә персоналы өчен кулланма» исемле фундаменталь хезмәтнең авторлары әйткәнчә, конструктив идеяләрнең күпчелеге --- башкалар фикере белән контактка кергәндә туа. Әдәп төбе – матур гадәт. Америкада тимер юл компанияләре персоналы арасында коронар җитешсезлек нәтиҗәсендә үлүчеләрнең ни дәрәҗәдә булуын өйрәнгәннәр. Йөрәгегезне саклагыз |