ПЕРСОНАЖ и. фр. Әдәби әсәрдә, тамашада, шулай ук нинди дә булса картинада тасвир ителгән образ. Б.Урманченың портрет скульптурасы персонажлары гади тарихи шәхесләр генә түгел, нәкъ менә геройлар, югары әхлак сыйфаты әһелләре, идеалга якын кешеләр. К.Миңлебаев. --- Без шул сәхнәләрдә үзебезгә характер табарга, ниндидер үзенчәлекле персонаж булырга тырыша идек. Р.Җиһаншина. Бу сүзләр автор тарафыннан хупланмый, тискәре персонаж Саттар тарафыннан әйтелә. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә