ПЕРЛАМУТР и. нем. 1. Бака кабыгы, молюск кабырчыгы кебекләрнең эчке ялтыравык катлавы. Диңгез кабырчыгыннан перламутр алу

2. с. мәгъ. 1) Шуннан эшләнгән. Алар, гадәттәгечә, перламутр чәчәкләр белән бизәлгән түгәрәк өстәл янына утырдылар. К.Нәҗми. Мәйданның бер кырыенда Иргали утыра, кулында – баян. Аның зур бармаклары перламутр төймәләр өстендә гаҗәеп җитез йөгерәләр. И.Салахов

2) Шундый төстәге, шуңа охшаш. Кораб янына зәңгәрсу перламутр төскә буялган япон машинасы «Ниссан» килеп туктады. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә