ПЕРИ’МЕТР и. гр. 1) мат. Яссылыктагы геометрик фигураның барлык якларының озынлык суммасы. Турыпочмаклыкның периметры 28 см га тигез, ә турыпочмаклыкның чиктәш якларына төзелгән квадратларның мәйданнары суммасы 116 см2 га тигез. Алгебра. Тартма төбе зурлыгында пыяла һәм озынлыгы пыяла периметрына тигез, ә киңлеге 2–3 см булган картон тасма кисәргә кирәк. Яшь натуралистларга

2) Берәр корылманың, гадәттә ябык, койма тотылган бинаның, тышкы ягы, әйләнәсе. Сакчылар периметрны күзәтә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә