ПЕРГА’МЕНТ и. гр. 1) Борынгы заманда язу-сызу өчен махсус эшкәртелгән яшь терлек тиресе. Аның пергамент кебек сап-сары куллары кытыршы иде. Р.Мостафин. Пергам шәһәрендә китапларны бозау һәм яшь сарыкларның эшкәртелгән тиреләренә яза башлыйлар. Менә шушы тирене пергамент дип атап йөртәләр. Робинзон эзләреннән

2) Шундый материалдагы кулъязма

3) Сыекчаларны, юешне үткәрми торган нәфис юка кәгазь. Киптерелгән яшел тәмләткечне, пергамент пакетларга салып, коры, караңгы урыннарда саклыйлар. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә