ПЕРӘШКӘ и. рус 1) Каеш яки билбауны беркетеп куя торган каптырма; аел. Өсләрендә соры шинель, Билләрендә перәшкә; Сөйгән ярым җиңеп чыкты Гитлер белән көрәштә. Җыр. Аю маңгаенда җиз перәшкә, Тулган айлар кебек ялтырый; Үз аюым мине ашаганда, Яшь тә йөрәкләрем калтырый. Бәет. Гимнастёрка төймәләрен, каеш перәшкәсен чистартып --- ул беренче этажга – гаражга төште. Р.Кәрами 2) Атны янга җиккәндә тәртә хезмәтен үти торган каеш; мичәү. Аңа һәрвакыт перәшкә аты җигәргә кирәк булган. Г.Газиз. Җизнинең күк айгырын төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын перәшкәгә җигеп, пар ат белән киттек тә бардык. Ф.Хөсни |