ПЕНЬЮАР и. фр. 1) Хатын-кызларның нәфис тукымадан тегелгән өй киеме, халат. Тәрәзәдән --- хатыннарның гәүдәләре күренә. Үтә күренмәле тәрәзә пәрдәсе, үтә күренмәле газ тукымадан тегелгән пеньюар. М.Юныс. Ак атлас тышлыгына сап-сары чәчәкләр кадалган диванда чия төсендәге тасмалар белән бизәлгән гаҗәеп матур юка ефәк пеньюар кигән бер хатын ярым ятып тора. Н.Көбәш. Луизадан ефәк халатлар, тәнне назлый торган пеньюарлар алып элде. Татарстан яшьләре

2) Чәч алганда, өскә чәч коелмасын өчен каплана торган махсус япма. Чәчтараш өстемә зәңгәр ефәк пеньюар япты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә