ПЕНСНЕ и. фр. Борынга пружина ярдәмендә генә эләктереп куела торган сапсыз күзлек. Рәшат, әйле-шәйле бераз торганнан соң, йомшак креслоларның берсенә киерелебрәк кырын ятты, пенснесын уңайлап куйды да сөйләргә тотынды. Ф.Әмирхан. Өстәл янында ак чырайлы, ач яңаклы, кылыч борынын пенсне белән чеметтергән бер кеше кәгазьләр актарып утыра иде. И.Гази |