ПЕ’НСИЯ и. лат. 1) Билгеләнгән еллар хезмәт иткән кешеләргә һәм гарип-инвалидларга хөкүмәт тарафыннан даими рәвештә бирелә торган акча. Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олыгайды, үзенең дә ул-кызлары үсеп җитте, инде хәзер беркайда да эшләми, зур пенсия ала... Ә.Еники. Кызларым булса – бер дигән! Кияүләр – искитәрлек! Карчыгым да үз янымда, пенсиям дә җитәрлек. М.Хөсәен. Ул яшькә җиткәч, беркемне дә йорт-илсез, ач-ялангач калдырмыйлар бу илдә, бер тиен акчасы, пенсиясе булмаса – бигрәк тә калдырмыйлар. Н.Измайлова

2) Хезмәт карьерасын төгәлләп, шундый акча алып яшәү хәле. Хәзер Иван Андреевич пенсиядә. Пенсиягә чыкты, әмма юашлыгы аркасында бакча ала алмады. М.Юныс. Максуди Анкара университетының юридик факультеты профессоры булып эшли, 1945 елда пенсиягә чыга. Ә.Кәримуллин. Бер дә юктан чөеп күкләргә Мактасалар әгәр берәрсен, Уйлап куям шунда: бу кеше Пенсиягә китә, күрәсең. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә