ПЕНИЦИЛЛИН и. лат. Күгәрек гөмбәчекләренең бер төре булган пеницилл гөмбәсеннән алына торган, бактерияләр үсешен тоткарларга сәләтле матдә, антибиотик. 1928 елда инглиз микробиологы А.Флеминг беренче булып пенициллинның бактерияләр үсешен тоткарларга сәләтле матдә бүлеп чыгаруына игътибар итә һәм бу матдәне пенициллин дип атый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |