ПЕНАЛ и. лат. Каләм, карандаш һ.б.ш. язу әсбаплары салып йөртү өчен махсус ясалган кечкенә озынча тартма. Пистолет – пенал, циркуль шикелле сумка төбендә ауный торган әйбер инде ул Марат ишеләрнең. А.Гыймадиев. Портфелен ачса, бизәкле пенал, егерме дүрт төсле фломастер, мультфильм геройлары төшкән ялтыравык тышлы көндәлек-дәфтәрләр... Ялкын. Көндәлек, пенал, альбом, карандаш кебек вак-төяк товарларның да ниндие генә юк хәзер. Татарстан яшләре |