ПЕ’МЗА и. ингл. геол. Төзү материалы буларак һәм нәрсәне дә булса ышкып шомарту өчен файдаланыла торган көпшәк, җиңел вулканик пыяла. Әрмәнстан төрле төзү материалларына: туфка, пемзага, базальтка, мәрмәргә, известьташка, гранитка бай. География. Җәй көне аякларны һәр көн җылы су белән сабынлап юарга, әгәр табан асты һәм үкчә тиресе калынаеп катса, аны пемза белән ышкырга кирәк. Өегез ямьле булсын |