ПЕЛЕНГА’ТОР и. голл. 1) махс. Компаста урнаштырылган, пеленглар алу яки җирдәге предметларга яисә күк җисемнәренә юнәлешләр билгеләү өчен хезмәт итә торган прибор. Пеленгатор палубасында бер шәүлә күренде. М.Юныс 2) Пеленгация белгече; пеленг кабул итүче аппаратчы. Диңгезне тыңлый алу җиңел эш түгел. Хәтта тәҗрибәле пеленгатор да 75–80 пеленг кабул иткәннән соң арый. Эврика |