ПЕЛӘШЛӘНҮ ф. Пеләш булып калу. Ир-атларда хатын-кыз тибындагы симерү барлыкка килә, хатын-кызларда, киресенчә, ир-атларга тартым үзгәрешләр барлыкка килә: ир-атлардагы кебек пеләшләнү башлана, тавыш тембры түбәнәя. Үзең нинди – көзгең шундый

Пеләшләнә башлау Пеләшләнү билгеләре күренү. – Фикерләрегез аңлашылды, – диде ул, пеләшләнә башлаган кап-кара чәчле башын олы учы белән артка таба сыпырып. Ф.Яхин. Тестостерон гормоны җитмәгән очракта, баш пеләшләнә башлый. Шәһри Казан

Пеләшләнә төшү Тагын да пеләшләнү. Бу әфәнденең башы шактый гына пеләшләнә төшкән булса да, акылы ягыннан куәте бар иде. Ф.Яхин. Кара кайгыдан кечерәеп, ябыгып калган, чаларган чәчләре пеләшләнә төшкән Назар абыйны урамда очратса, Рөстәм таный да алмас иде. А.Хәйретдинова

Пеләшләнеп бетү Тәмам пеләшләнү

Пеләшләнеп калу Ниндидер тәэсирдән, вакыйгадан соң пеләшләнү

Пеләшләнеп тору Пеләшләнгән хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә