ПЕЛӘШ с. рус 1. Чәче коелып, баш тиресенең бер өлеше яки бөтен башы ялтырап торган (кеше тур.). Үзе яшь кенә булса да, башы пеләш кенә доктор нәрсәдер язып утыра. Безнең алда аның шалканнан такыр пеләш башы гына ялтырый. М.Әмир. Дияр Диярович, пеләш башын язу өстәленнән күтәрмичә, нәрсәдер эшләвендә булды. Ф.Яруллин. Кода тиешле кеше иде ул безгә. Бик оялчан иде, шуңадырмы, пеләш башын күлмәк якасына яшерергә теләгәндәй, гел муенын җыерып йөри иде. Н.Гыйматдинова 2. и. мәгъ. 1) Кешедә, өлешчә яки тулае белән чәче коелып, баш тиресенең ялтырап торган, хайваннарда, йоны коелып, тиресенең такыр калган урыны. Әхмәт писарь Егорның пеләшен чеметкәләп алды. Х.Кәрим. --- гәүдәләре Су анасыныкына охшаган, ә башлары нәкъ Мәрдәншаныкы шикелле: пеләш. З.Хәким 2) Чәче коелып, баш түбәсе тулысынча яки аның бер өлеше ялтырап торган кеше. «Мин, гомумән, пеләшләрне яратам». Гөлиянең бу сүзе әллә ни арада бөтен институтка таралып өлгерде. Чәчлеләр пеләшләрдән көнләшә башлады. Ф.Яруллин |