ПЕЙЗАЖ и. фр. 1) Билгеле бер урынның табигый күренеше. Шулай итеп, нефтьчеләр кайгыртуы белән җирле пейзаж елдан-ел күркәмләнә. Ватаным Татарстан 2) Табигать күренешләре төшерелгән картина, рәсем. Рифкать ага Вахитов натюрморт, пейзаж кебек жанрларда да иҗат итә ---. Ватаным Татарстан. Шунысы да игътибарга лаек: күргәзмәдә татар туфрагында – Алабуга шәһәрендә туып үскән рәссам Иван Шишкинның пейзаж картиналары да урын алган. Шәһри Казан 3) Әдәби әсәрдә табигать күренешләренең тасвирламасы. «Эшче» поэмасында табигать картиналары – пейзаж юк диярлек. Г.Нигъмәти. Шагыйрь иҗатында табигать тасвирлары, пейзаж лирикасы, ел фасыллары турында мәгълүмат бирә торган әсәрләр дә байтак. Р.Фәтхерахманов. Яшь автор Г.Ибраһимов бу әсәрендә кешенең рухи дөньясын ачып бирүче оста психолог, фольклор белгече һәм табигать матурлыгына мәдхия җырлаучы пейзаж остасы буларак ачыла. Татар фольклористикасы |