ПЕДИКЮР и. фр. Аяк тырнакларын чистартып, шомартып, буяп, билгеле бер формага кертү һәм аяк табанын йомшартып чистарту, каты катламнан арындыру. Педикюр, маникюр, чәч дип кенә яшәсәң, ай-һай, иреңне яраттыруың да, үзеңнең бәхетле булуың да, Мәһдиев әйтмешли, едва ли... Шәһри Казан. Күргәзмә профессиональ косметологлар, маникюр һәм педикюр осталары, косметик студия, матурлык салоны җитәкчеләре, дистрибьютерлар өчен тәкъдим ителә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә