ПЕДИАТРИ’Я и. гр. Балалар авыруларын һәм балаларны дәвалау ысулларын өйрәнә торган фән. Фәридә, укуын дәвам иттерү өчен, университетның химия факультетына, Зөлфия медицина институтының педиатрия факультетына керделәр һәм уңышлы гына укып киттеләр. Я.Абдуллин. Педиатрия бүлеге табибәсе Әлфия Исмәгыйлевага ундүрт ел эшләү дәверендә биредә күпне күрергә туры килгән. Татарстан яшьләре. Бүгенге көндә Татарстанда педиатрия хезмәтендә координатор ролен --- Республика балалар клиник хастаханәсе үти. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә