ПЕДАНТЛЫК и. Педант булу. Немец кешесенең аккуратлыгы, педантлыгы мәкальләргә кергән. И.Гази. Мөдәррис Мусинович – --- педантлык дәрәҗәсендә пөхтә, гаҗәеп оста нотыкчы, оештыручы, милли мәсьәләдә менә дигән демагог. Р.Батулла. Без, аның хезмәттәшләре исә, Фәлван Нуриевичның педантлык дәрәҗәсендә пөхтәлеген, үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән булуын сокланып искә алабыз. Заман сулышы |