ПЕДАНТ и. фр. Билгеле бер кагыйдәләрне кирәгеннән артык төгәллек белән үтәргә тырышучы кеше. Антоновның холкына бәя биреп, штабтагы көнчеләр: «Бигрәк педант инде генерал Антонов!» – дип, аңа исем тагарга тырышалар. Шундый эшчән, күзе тулы нурлы кеше педант була димени инде?! З.Зәйнуллин. Ә болай Михаил Александрович – педант, әгәр аның өстәлендәге бер кәгазьне мыштым гына урыныннан күчереп куйсаң, ул аны шундук күреп ала. М.Юныс. Бәлки, инглизләр бик педант халыктыр. Әдәп төбе – матур гадәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә