ПЕДАЛЬ и. фр. Кайбер транспорт чараларында һәм музыка уен коралларында механизмны аяк көче белән хәрәкәтләндерү яки тотып тору өчен эшләнгән басма; тәбелдерек. Гаяз педальне әйләндерүдән туктады да, велосипедны үз иркенә куеп, таудан түбән очып төшә башлады. И.Гази. Ләкин күгәргән бармаклы апа шыгырдап каткан ботинкалары белән пианиноның педальләренә баскан да балаларны җырлата: до-си-ля-соль-фа-ми-ре-до... М.Мәһдиев. Карап торуга кызык инде: бер рам, ике тәгәрмәч булса да, ике утыргыч һәм дүрт педаль. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә