ПЕДАГО’ГИК с. 1) Педагогка хас булган. Әмма нинди генә болгавыр заман булмасын, Зәйнәп укытучылык һөнәрен ташламый, әтисеннән, бабаларыннан мирас булып калган педагогик эшчәнлеген дәвам иттерә. Р.Әмирхан 2) Педагогикага караган, педагогикага бәйләнешле. Мәскәүдән ул Уфага кайта һәм татар-башкортлар арасында мәктәп-мәгърифәт эшенә чума, бер-бер артлы дәреслекләр, педагогик хезмәтләр язып килә. Ә.Кәримуллин. К.Д.Ушинский хатын-кызларга педагогик белем бирүне башлап җибәрүчеләрнең иң беренчеләреннән була да. Т.Биктимирова. Шуңа күрә без аны Гуманитар һәм педагогик тикшеренүләр институты дип үзгәрттек. Безнең гәҗит |