ПӘҺЛЕВАН и. фар. 1. 1) Зур гәүдәле, бик көчле кеше; батыр, баһадир. Пәһлевандай бульдозерчы, кабинасыннан башын тыгып, рәхәтләнеп көлә. Ш.Галиев. Пётр патша заманында машиналар булмаган, ул пәһлеванга карета ничек чыдагандыр, әле дә булса шаккатам ---. Р.Кәрами. Элекке председательнең – үгезне мөгезеннән тотып җиргә ега торган пәһлеван Камалиның – урындыгында яшь хатын Гөлзәбирә утыра. Г.Мөхәммәтшин

2) Зур гәүдәле көрәшче. Һәр мәйданда бәйгене рус алды, Һич батыр каршы тора алмаганнан соң, Пәһлеваннар барчасы калды таңга. М.Гафури. Пәһлеван шул чакта көчен күрсәтеп, Җибәрә берәүне нык мәтәлләтеп. Н.Баян. Төрле-төрле кешеләрне күрдең ---, сорнай уйнаганны ишеттең. Ул егетләрнең биюе дисеңме, ул пәһлеваннарның көрәшүләре дисеңме. Р.-Н. Гүнтәкин

3) күч. Зур, биек, мәһабәт. Шушы пәһлеван вышканы күчереп йөртүләрен күрәсең дә адәм баласының баһадирлыгына, зурлыгына хәйран каласың! Ш.Галиев. --- куаклыклар белән капланган ямь-яшел пәһлеван таулар аксыл болытларны кайчак бау итеп бәйлиләр ---. Д.Гайнетдинова

2. с. мәгъ. Таза, зур гәүдәле. Калын гөрги тавышлы, пәһлеван гәүдәле, түгәрәк кара сакаллы Ибраһим морзаның, Йосыф бәк белән бәхәсләшеп, бер утыруда бер сарык түшкәсе ашап бетергәне бар. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә