ПӘҺЛӘВИ и. Фарсы телләренең көньяк-көнбатыш төркеменнән III гасырдан VII гасыргача әдәби һәм рәсми буларак кулланышта йөргән тел (хәзерге вакытта үле телләрнең берсе). Иран патшасы Дарий вакытында Иранның борынгы чөй язуын --- алыштырган пәһләви язуын эшләткәннәр. Г.Сәгъди. Ул --- Иранның ул замандагы ике әдәби телен дә – гарәп һәм фарсы телен – яхшы белә; бәлки, Иранда ислам чорына кадәр кулланылган әдәби пәһләви телен дә белгәндер. Гасырлар авазы. Гарәпләрнең атаклы бер вәзире, язучысы VIII гасырда борынгы пәһләви теленнән тәрҗемә итә аны. Фән һәм тел |