ПӘХЛӘВӘ и. төр. кулин. Берничә катлы бик юка төче камыр җәемнәре арасына шикәр комы катнаштырып, төелгән кузы төше сибеп, соңгы катлам өстенә сыек бал яки ширбәт коеп пешерелгән милли ашамлык. Пәхләвәне гадәттә 6–8 катлы итеп ясыйлар ---. Татар халык ашлары. Пешеп җитәрәк, пәхләвәне мичтән алып, кискән урыннарына җылы сыек бал сибәргә --- кирәк. Сөембикә. Аш пешерүчеләр конкурслар нәтиҗәсендә сайлап алынган, анда катнашучылар токмач, --- пәхләвә әзерли белүдә үз осталыкларын күрсәткән. Шәһри Казан |