ПӘРМӘ’-ПӘР рәв. диал. Бергә-бер, кара-каршы; аяусыз, рәхимсез. --- ә үзем усал итеп карыйм, усал итеп сөйләшәм, пәрмә-пәр талашам. Ф.Садриев. – --- хәзердән үк үзем белән пәрмә-пәр килеп бәхәсләшеп биремнәр чишүче укучыларым --- булуга куанам, – ди педагог. Гасырлар авазы. --- «Пусть говорят» тапшыруының берсендә сәхнә йолдызларының спермасын урлап бала тапкан хатыннарның, ДНК тикшеренүләре уздырып, балаларына пәрмә-пәр килеп алимент юллауларын тикшерәләр. Ватаным Татарстан |