ПӘРИ и. фар. миф. 1) Кешене аздыра, ялгыш юлга этәрә торган табигатьтән өстен явыз зат, кара көч, җен. Бу кызны бала чагында пәриләр урлап киткән булган икән, ди. Әкият. Бер җитез гыйфрит җибәрдем мин сиңа, Атланып кил шул пәринең өстенә! Ш.Бабич. Әхмәтша мунча пәриедәй кап-кара, сакал-мыек басмыйча кырынмый, көчләп салдырып алмасаң, өстен алыштырмый. Ф.Яруллин

2) Җеннәрнең матур, гүзәл төрләреннән бер вәкиле. Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма, Утлы кызыл гөлләр тотып кулларыңа, Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың? Һ.Такташ. Ул кызның сарае тирәсендә кырык хезмәтче бар иде, барчасы зифа йөзле пәриләр иде. Г.Гыйльманов. Сихерле үбүдән туган һәм шул ук үбүләр белән туенып үскән пәри кызлары бар, дип сөйлиләр. --- дөньяда ул кызларның чын өлгесен күреп торам. Фәридә, син шуларның берсе буласың. Р.-Н.Гүнтәкин

3) гади с. Җиңелчә әрләү яки тиргәү сүзе. Әй син, кара пәри, якын киләсе булма! А.Тимергалин. – Озак торма, улым, тизрәк кайт, дигән булып, син аңа ни әйтергә уйладың, пәри карчыгы?! – дип кычкырды килен. Р.Батулла. Ике-өч метр киттеме икән, машинасы туктап калды. «Әнә теге пәринең каргышы төште, ахры», – дип, мине сүккәне ишетелде. Р.Хәбибуллина

4) күч. гади с. Ниндидер тискәре, күңелгә ятышсыз күренешне чагылдыру өчен кулланыла торган образ. Кайдагыдыр бушлыкта чыннан да ниндидер концерт бирелә, ниндидер пәри музыкасы уйнап тора кебек иде. Ш.Маннур. Тәне яна, йөрәге кага, ләкин аңа ничек булса да үзен якларга, бер абайламастан килеп юлыккан пәри өермәсеннән котылырга кирәк иде. Д.Булатова. Шул мәлдә палубада Фикус пәйда булып, пәри җитезлеге белән, Җәмилгә төбәп, шампан шешәсе томырды. Ватаным Татарстан

Пәри авыз тирг. Зур авызлы яки күп сөйләүче мәгънәсез кешене тиргәгәндә әйтелә. Тукта, тукта, диләр ич сиңа, пәри авыз!.. Балалар ишетер!.. А.Шамов. Пәри алмаштырган 1) Бик көйсез, елак бала турында (тугач, баланы кырык көнгә кадәр ялгыз калдырырга ярамый, пәри-җеннәр үз баласы белән алмаштыра, имеш, дигән ышанудан калган тәгъбир); 2) Үтә ямьсез, коточкыч кыяфәтле яки начар кеше турында. Пәри алмаштырмасы тирг. к. пәри алмаштырган. Пәри арбасы Тотрыксыз, җилкуар, принципсыз кеше турында. Пәри баласы Берәр балага яратып яки, киресенчә, ачуланып, әрләп әйтелә. Өйгә кайтып керүемә, кунак апаның сүзләре исемә төште: «Бигрәк шөкәтсез, пәри баласы кебек!» Нигә алай мыскыллавын әнкәйдән сорамакчы идем, онытып җибәргәнмен. Ф.Яхин. Пәри башка, җен башка Икесе ике төрле, бөтенләй башка (әйбер, эш). Пәри башка, җен башка дигәндәй, түрәләр урлавы белән безнең урлау – икесе ике нәрсә. Ф.Дәүләтбаев. Пәри башка, җен башка. Степанның ни катнашы бар? Р.Габделхакова. Әмма пәри башка, җен башка дигәндәй, беренчедән, алга киткән илләрдә бурычка алган акчаны арттырып түләү проценты бездәге кебек зур түгел; икенчедән, аларның хезмәт хакын да безнеке белән чагыштырып булмый. Татарстан яшьләре. Пәригә үлчим Кемнең яки нәрсәнең дә булса түбән дәрәҗәдә икәнлегенә ишарәләп әйтелә. Боларның ташчылыгын пәригә үлчим менә... С.Зыялы. Табибларның хезмәт хакы да пәригә үлчим генә шул. Кәеф ничек? Пәригә яулык – миңа саулык 1) Бер ят җирдә утырып ял иткәч я суын эчкәч, яки суга кергәч, киемнән берәр җепне шул урынга ташлап киткәндә, шулай әйтелә торган мәҗүси йола сүзләре; 2) Берәр начар кешенең явызлык кылуыннан саклану өчен, аңа бүләк яки күчтәнәч биргәндә әйтелә. Пәрие белән бер күрә Кемне дә булса яратмау, сөймәүне белдерә. Пәрие кагылу шелт. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, нәрсәгә дә булса артык ихласлык күрсәтү. [Ул] бернәрсә сөйләшми, һаман сәгать, һаман сәгать, әллә инде үзенә сәгать пәрие кагылган. Г.Газиз. Пәрие килү 1) Берәр нәрсә белән шөгыльләнү омтылышы көчәю; нәрсә белән дә булса кирәгеннән артык мавыгу; 2) Берәр нәрсәгә ачуланып, кызып, дулап китү. Аның тупаслык күрсәткәннән соң да болай әдәп саклап маташуы мине өшетеп җибәрде. Пәрием килеп, төксе генә әйтеп куйдым ---. Р.-Н.Гүнтәкин. Пәрие киреләү Кәефе кырылу. Пәрие котыру к. пәрие килү (2 мәгъ.). Хайсның тагын пәрие котырды. --- Ул яңадан үзенең элекке экзекуцияләренә тотынды. Ш.Маннур. Пәрие кузгалу к. пәрие килү (2 мәгъ.). Карт сүзен бүлдергәнне бер дә өнәми иде, шуңадыр, Ятманов юлына аркылы төшкәч, пәрие кузгалды. Б.Камалов. Пәрие кушмау Киреләнү, үзсүзлеләнү. Пәрие сөймәү Яратмау, сөймәү, күралмау. Мәзинне пәрием бер дә сөйми. Әкият. Вәлит монда килгәннән бирле, ул шулай түзми башлады. Беләсез, әллә нишләп Вәлитне аның пәрие сөйми. Г.Рәхим. Пәрие чыккан к. пәрие котырган. Пәри кебек 1) Тупас, килбәтсез гәүдәле кеше турында; 2) Бик таза, көчле булу турында. Пәри кияүләгән нәрсә мыск., шаярт. Бик иртә ятып йоклый торган ялкау кыз. Сәгать биштә кибетен бикләүгә, чабып өенә кайта торган ул пәри кияүләгән нәрсәгә ни булды икән? Н.Көбәш. Пәри кияүләү миф. Төннәрен берүзе генә калырга яратучы хатын-кызлар турында (андыйларга ир-ат сурәтле пәри ияләшә, имеш, дигән ышанудан). Ирләре сугышта үлеп калган бик күп хатыннар, пәри кияүләгәндәй, ялгыз картайды ---. Ю.Әминев. Пәри күзе 1) Сукыр лампа. Консерв банкасыннан ясалган пәри күзе яктылыктан бигрәк сөрем чыгара. Г.Әпсәләмов; 2) Караңгыда күңелне шомландырып ялтырап торган кечкенә ут шәүләсе. Пәри (итеп) күрү Яратмау, күралмау. Пәригә авырлык – миңа җиңеллек Урманда, кырда һ.б.ш. җирләрдә утырып торган урыннан торып киткәндә әйтелә. Пәриләре туры килми, килешми Бер-берсен яратышмый торган ике кеше турында. Пәри оясы Тузгыган, таркалган йорт-җир турында. Пәри табагачы тирг. 1) Шыксыз, килбәтсез озын буйлы кеше турында; 2) Карага буялып пычранып беткән кеше турында. Ул да миңа текәлеп карап торды да: «Бу чегән кызын каян таптыгыз, пәри табагачы шикелле кап-кара үзе!» М.Нурулла. Пәри туе 1) Җил бөтерелүдән барлыкка килгән тузан-туфрак баганасы; тузан өермәсе. Орчыктай бөтерелеп купкан пәри туйлары тузанны өере белән әле тегендә, әле монда күчерә башлады. Н.Хәсәнов. --- урамда арлы-бирле сугылып йөргән кар бөртекләре, ургылып, Галимнең ишегалдына үтеп керде дә, туфрак тузанын «биетә» торган пәри туе сыман зыр-зыр әйләнгәләргә тотындылар ---. Р.Гатауллин; 2) Шау-шулы, тәртипсез җыелыш, мәҗлес һ.б.ш. турында. Шулчак кемдер ачы итеп сызгырып җибәрде, вагонда пәри туе купкан сыман кычкырыша-шаулаша башладылар. Р.Вәлиев. Хәзер йөз грамм эчсәләр, пәри туе башланачак. Р.Сәгъди. Очсыз-кырыйсыз, өзлексез дәвам иткән юмор-сатира кичәләре һәм пәри туен хәтерләткән шоу-концертлар шундый фикерне ныгыта. Татарстан яшьләре. Пәри үпкән Иреннәре чабырып чыккан кешегә карата әйтелә. Пәри чабаклаган Бик ямьсез, шыксыз йөзле кеше турында әйтелә. Егетләр, төкерегез үзләренә – шул пәри чабаклаган чалыш аяклы кызларга! А.Шамов. Агыйделдә берәр пәри чабаклаган кыз су керсә, шулай ялтырый ул [кояш]. Г.Гобәй. Әй, пәри чабаклаган Зарипа, төгән ит! Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә