ПӘРДӘСЕЗ с. 1) Пәрдәсе булмаган, пәрдә корылмаган. Чыннан да, күз тиз ияләште, пәрдәсез тәрәзәләрдән урам фонарьларының яктысы саркый, аннан да бигрәк тулган ай идәнгә киң итеп нур тасмасы сузып салган иде. М.Маликова. Йөзләре, борыннары каплаулы, бары тик күзләр, керфекләр генә пәрдәсез иде. Р.Батулла. Тәрәзәләр пәрдәсез иде, яулыклары тузгач, авыл хатыннары тәрәзә пәрдәләрен алып башларына бәйләде... Р.Хәбибуллина 2) күч. Төп асылы яшерелмәгән, ачык булган. Ахыр чиктә кеше томан-пәрдәсез, артык челтәрсез һәм чук-чачаксыз гына ялан уй-фикерләр белән эш итәргә өйрәнә. Ә.Мушинский |