ПӘРДӘЛЕК с. 1) Пәрдә (1, 2, 4 мәгъ.) өчен яраклы, пәрдәгә диелгән. Тракторчының яшь хатыны --- тәрәзә пәрдәлек тюль таба алмый йөри икән. Р.Төхфәтуллин 2) Ничә дә булса пәрдәдән (3 мәгъ.), акттан торган. Миңа Нәмыйк Камалның «Зәваллы чуҗык» дигән өч пәрдәлек драмасы аерата ошады. Г.Камал. «Паралич» – ике пәрдәлек трагедия, катнашалар: паралич суккан ана, аның улы. Р.Батулла. Аның иң беренче иҗат җимеше – «Упкын өстендә уен» – ике пәрдәлек трагифарс жанрында язылган әсәре --- Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Мари Иле драма театрларында сәхнәгә куелды. Ватаным Татарстан |