ПӘРДӘЛЕ с. 1) Пәрдәсе булган. Русларда да унсигезенче гасырның башларына кадәр аксөяк хатыннары пәрдәле, дүрт дивар арасында мәхбүс, хәтта кояш яктысыннан да качарлар иде. Г.Бубый. Тагын батыраеп килгән булды, челтәр пәрдәле тәрәзәләргә карап узды, туктап, төнге тамчылар тавышына колак салып торды, аннары --- башын түбән иеп кире кайтып китте. Ә.Еники 2) к. пәрдәлек (2 мәгъ.). Драматургның иҗат мирасында бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр, фельетоннар да бар. Казан утлары 3) күч. Төп асылы аңлы рәвештә яшерелгән, ачык булмаган. Аңа пәрдәле җавап кайтардылар. Г.Ибраһимов |