ПӘРДӘЛӘ’Ү ф. 1) Пәрдә, чаршау ишеләр белән бүлеп алу 2) Элпә, болыт, газ һ.б.ш.лар белән каплау. Гөлсем апа яшь пәрдәләгән күзләре белән бала атасына мескен карады. Г.Гобәй. Пәрдәли кем яктылыктан үз йөзен? Н.Исәнбәт 3) күч. Яшерү, сер итү, сиздертмәү, белгертмәү. Чын дөресе шул иде: тыйнаклык күрсәтеп моңарчы бик әйтмәсәк тә, бизәлеш ярдәмендә котсыз эчтәлекне «пәрдәләп» булмасмы дип тырыша идек күбрәк. З.Мифтахов. Халыкның явызлыгы боларның явызлыкларын пәрдәли алмый. Р.Фәхретдин Пәрдәләп алу Пәрдәләнгән хәлгә китерү Пәрдәләп бетерү Барысын да пәрдәләү. Аның тыйнак чибәрлеген зыялы ханымнарга хас җитдилек тә пәрдәләп бетерә алмый иде. А.Тимергалин Пәрдәләп карау Ярау-ярамавын, килешү-килешмәвен тикшерү өчен пәрдәләү Пәрдәләп кую к. пәрдәләп алу Пәрдәли бару Эзлекле рәвештә пәрдәләү Пәрдәли башлау Пәрдәләргә тотыну |