ПӘРДӘЛӘНҮ ф. 1) иск. Пәрдә (4 мәгъ.) кию, пәрдә (4 мәгъ.) белән томалану. Пәрдәләнгән хатынны танырга мөмкин булмаганлыктан вә, шуңар күрә ул шул пәрдә астында бер дә курыкмаенча күңеленә килгән һәрбер аздыргыч хәрәкәтне кыла бирдекеннән, бу чадра – ирләрне фетнәгә төшерү сәбәпләреннән иң зурысыдыр. Г.Бубый 2) Пәрдә (6 мәгъ.) белән өртелү, каплану, тоныклану, томанлану. Әллә аның күзләре, шатлык яшьләре белән пәрдәләнеп, ялгыш күрәләрме? А.Шамов 3) күч. Нинди дә булса ялгыш, ялган, кирәкмәгән нәрсә белән томалану. Дингә пәрдәләнгән миллионерлар – фабрикантлар, байлар, хуҗалар – сарайларына һәм соборларга карап, иңрәшеп еларлар. М.Гафури. Сәфәргә чыккан вакытларында юл аркылы бер нәрсә үтеп китү яки карга һәм саескан кебек кош тавышы ишетелү, тән тарту һәм төш күрүдән шомланучылар һәм шикләнеп йөрүчеләр – шундый акыллары пәрдәләнгән кешеләр. Р.Фәхретдин 4) күч. Нинди дә булса хис, тойгы белән биләнү. Әни, аны юату, аның кайгы белән пәрдәләнгән күңелен ачу өчен, төрле сүзләр сөйли. М.Гафури Пәрдәләнә бару Торган саен ныграк пәрдәләнү Пәрдәләнә башлау Томалану, пәрдәләнү билгеләре беленү. Ләкин тагын бер афәт өстәлергә тора: аның күзләре пәрдәләнә башлаган. Казан утлары Пәрдәләнеп бетү Тулысынча пәрдәләнгән хәлгә килү Пәрдәләнеп тору Билгеле бер вакыт дәвамында пәрдәләнгән булу |