ПӘРДӘ и. фар. 1) Берәр нәрсәне каплап яки аерып торган тукыма кисәге. Ә Рәшидәнең шар ачык күзләре тәрәзәдәге тасмалы пәрдә – жалюзи аркылы чак кына саркыган аксыл яктылыкка төбәлгән иде. М.Маликова. Кызыл бәрхет пәрдә белән томаланган тәрәзәләрдән төшеп торган тонык кына яктылыкта өй эче аеруча серле тоела иде. Р.Мөхәммәдиев

2) Сәхнәне тамашачылар залыннан аера торган зур чаршау. Әминә, бераз кызарыныбрак, уен башланганны көтә; Рокыя сәхнә пәрдәсендә бер русалка (су фәрештәсе) сурәте табып алган да, күзләрен бер дә алмыйча, шуңар карап утыра ---. Ф.Әмирхан. --- ул анда аксыл стена түгел, ә театр сәхнәсендәге кызыл бәрхет пәрдә күргәндәй булды ---. Р.Кәрами. ...Менә спектакль бетте. Соңгы кат пәрдә төште. Г.Мөхәммәтшин

3) театр Драма әсәренең яки спектакльнең тәмамланган бер бүлеге; акт. Пәрдә арасында пирожный берлә эчелгән чәй дә тамак ялгарлык булмаганга, чыгу берлә тиз-тиз ашханә эзләргә тотындылар вә беренче очраган польский столовойга кереп ашарга тотындылар. Г.Исхакый. Озакламады, икенче пәрдәнең звоногы да бирелде... Ф.Әмирхан. Беренче пәрдәдән соң Фоат аны сыра эчәргә димләп караган иде ---. Г.Мөхәммәтшин

4) Хатын-кызның йөзен каплау өчен үтә күренмәле юка челтәр, тукыма кисәге; өленге, вуаль, никаб. Йөзеңнән пәрдәңне ал, җир йөзе яктырып китсен ---. Г.Тукай. Унбер яшебездән йөзебезгә пәрдә ябып, үз гаиләбездә генә булса да өстәл янында ашаудан тыеп, песи җамаягы белән чаршау эченә кудыгыз. Т.Гыйззәт. [Кыз] битендәге пәрдәсен ачты, эшләпәсен төзәтте. Г.Ибраһимов

5) анат. Тере организмда бер әгъзаны яки куышлыкны икенчесеннән аерып, каплап торган юка, сыгылмалы элпә, яры. Әгәр бер хатын тәрәзәдән бер ирне күрсә, аңар кальбеннән кызыкса, күз чите белән бер карап алса, аның белән күрешүне уйласа, хакыйкатьтә – зина бу, аның белән бу хатынның гыйффәт пәрдәсе ертылды. Г.Бубый. Куркынган официанткалар, ыгы-зыгы килеп, колак пәрдәләрен ертырлык итеп, ачы тавыш белән: «Ми-лиция-ә!» – дип кычкыра башладылар. З.Мәхмүди. Корт чактымыни: Морат колак пәрдәләрен ярырлык итеп чырылдап җибәрде. Р.Батулла

6) муз. Кыллы музыка уен коралларының грифындагы аркылы тар кабарынкы сызыкларның һәрберсе; лад. Металл пәрдәләр. Саз пәрдәләре

7) күч. Берәр нәрсәне каплап, томалап торган нәрсә. Төннең кара пәрдәсе җиһанның һәммә ваклыкларын – баракны, комлыкны, куакларны --- яшергән. М.Маликова. --- бу сүз Әхмәдинең башында чуалып, куерып, авыраеп йөргән томан пәрдәләрен бер минут, бер секунд эчендә таратып җибәрде, юк итте. Г.Иделле. Тәрәзә артында, кара төн пәрдәсенең сары ямаулары булып, анда-санда утлы тәрәзәләр чагылып узды. Р.Вәлиев // Тирә-якны тонык күрсәтә торган нәрсә. Ирексездән күзләре дымлана, һәм шул юеш пәрдә аша Самат әнисен күрә. Р.Кәрами. Күз кабаклары авырайды, керфекләр, үзләрен чолгап алган йокы пәрдәсен күтәрә алмый, әкрен генә аска шуыштылар. Әдипләр. Яшь пәрдәсе белән өртелгән күзләрен күтәреп хатынына карап торды. Инешләр Иделгә кушыла

8) күч. Берәр эш-гамәл, хис-тойгы өчен киртә, тоткарлык булган нәрсә. Кайбер кыюсыз, тартынучан кешеләрдә дә җитдилек пәрдәсенә яшеренү гадәте була. Ш.Камал. Кешеләр белән аралашканда, ясалма бер элпә барлыкка килә – ихласлык үтми торган пәрдә. Ш.Галиев. Миңа алар [күзләр] еллар пәрдәсе аша карап торалар. Инешләр Иделгә кушыла

9) күч. Берәр нәрсәнең асылын чагылдырырга, аңларга комачаулый торган өртү. Сез монда хәзергә чаклы сөйләүчеләрнең сүзләреннән аларның сезгә бүгеннән хәл кылынырга кирәк булган мәсьәләләрне алга сузып, кичектерү пәрдәсе астында калдырырга теләүләрен күрдегез. М.Гафури

10) күч. Билгеле бер хисне, тойгыны белдерә торган кыяфәт. Аның тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә иде ---. Г.Ибраһимов. Йөзенә сары сагыш пәрдәсе эленгән, күз читләренә җыерчык кунган яңа Зөһрәсенә һаман күнегә алмый әле. Г.Гыйльманов

Пәрдә белән туган Бәхете ташып торган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә