-ПӘРВӘР фар. Кушма сүзләрдә «нинди дә булса гамәлне яки юнәлешне өстен күреп, аны яклаучы, тарафдар» мәгънәсен белдерә торган икенче кисәк (мәс., ватанпәрвәр, тәрәккыйпәрвәр һ.б.ш.). Фәүзия Бәйрәмова белән Фәндәс Сафиуллин кебек милләтпәрвәрләребезнең тырышлыгы республика суверенитетын яулауда зур роль уйнады. Р.Юнысов. Һәр килүемдә күңелләр ташып, Азнакай сәнгатьпәрвәрләр шәһәре икән, дип сөенеп кайтам. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә