ПӘРВАЙСЫЗЛАНУ ф. 1) Игътибарсызлану, гамьсезләнү, кеше һәм үзе турында кайгыртмау. Соңгы араларда Фатыйма гомумән пәрвайсызланды

2) Әрсезләнү, әдәпсезләнү, әдәпсез кылану; оялмау, оятны белмәү

Пәрвайсызлана бару Торган саен ныграк пәрвайсызлану

Пәрвайсызлана башлау Пәрвайсызлануга таба бару

Пәрвайсызлана төшү Бераз, беркадәр пәрвайсызлану

Пәрвайсызланып бетү Тәмам, бөтенләй пәрвайсызлану

Пәрвайсызланып китү Кинәт кенә пәрвайсызлану

Пәрвайсызланып кую Кинәт кенә пәрвайсызлык күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә