ПӘРВАЙСЫЗ с. 1. 1) Игътибарсыз, ваемсыз, гамьсез, кеше һәм үзе турында кайгыртмаучан. Чыгып киткәндә, күңел өчен генә булса да, бер җылы сүз әйтмәде бит пәрвайсыз бала. Ш.Хөсәенов. Ә минем аркама ук терәп әйтә: – Мин аңа бәйнә-бәйнә аңлатып торам, ә ул, пәрвайсыз җан!.. Әйттем ич мин сиңа тегәм дип! В.Астафьев

2) Саксыз; җыйнаксыз

3) Әрсез, оятсыз, әдәпсез, тәрбиясез

4) иск. Караучысыз, күзәтүчесез

2. рәв. мәгъ. 1) Гамьсез, ваемсыз рәвештә. Әбүгалисина берничә көн пәрвайсыз йөрде. К.Насыйри. Егетләрнең күбесе пәрвайсыз кыйшаеп, я утырып, сүзсез ял итәләр. А.Расих

2) Оятсыз рәвештә. Тотып ярды үги атам һич пәрвайсыз. Акмулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә