ПӘРӘНҖӘСЕЗ рәв. 1. 1) Пәрәнҗәдән башка, пәрәнҗә кимичә. Чит ир чырае күрмәгән бу гүзәлләргә атлас-ефәк кенә түгел, чибәр ир-җегет Кәбир Бәкерне күрү дә зур шатлык, яңалык; ышанычлы сәүдәгәр янына кызлар, хатыннар пәрәнҗәсез дә чыгалар, мал үлчәтәләр. Р.Батулла 2) күч. Ачыктан-ачык; яшермичә. Бу китапта без сугышның чынбарлыгын, коточкыч фәлсәфәсен, әче хакыйкатьне, сугыш мохитендәге зур язмышларның фаҗигасен пәрәнҗәсез күрәбез. Р.Батулла 2. с. мәгъ. Пәрәнҗәсе булмаган, пәрәнҗә кимәгән. Пәрәнҗәсез хатын-кыз |