ПӘРӘНҖӘ и. фар. 1) Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгышның кайбер илләрендә хатын-кызларның, йөз каплау өчен, ат кылыннан куе итеп ясалган челтәр пәрдә белән тоташтан тегелгән озын, киң халат рәвешендәге ялган җиңле өс киеме. Тукай һични әйтмәстән тик утыра калды, ләкин аның уй-фикерләре сабырсыз иде, ул пәрәнҗәнең йөз тирәсенә, күз турысына багып алды, челтәр пәрдә артындагы күзләр дә аны җентекләп күзәтә иде ---. Р.Батулла. Хәзер гаделлек нәрсә ул? Пәрәнҗә ябынган фахишә кебегрәк бер әйбер... Ф.Садриев. Аягында арзанлы кәвеш, пәрәнҗә астыннан чыккан күлмәк итәге, ыштан балагы да затлыдан түгел. Т.Әйди 2) күч. Берәр нәрсәне, берәр эшне серлелек өстәп яшерә торган билгеле бер кыяфәт, уйдырма, сүз, сәбәп һ.б. Үземнең булдыксызлыгыма һәм шуның аркасында бәхетсезлегемә акылым ризалык тотмаса да, мескенлек һәм чарасызлык пәрәнҗәсе йөземә капланган, язмышым дәфтәренә язылган караңгы сүзләрне юкка чыгарыр көчем дә калмаган. Ф.Яхин. Үз теләгебез белән кяфер куйнына әзер без... Чит кавем үрчетүче «халык кызлары» хәзер без. Җариядәй күндәмлек пәрәнҗәсе ябынабыз, Һуш китеп, телдән язып «ушкуйник»ка табынабыз. С.Әхмәтҗанова. Әтием яткан карават башында урнашкан аппарат кына тынлык пәрәнҗәсен ертып пипелдәп куя. Идел 3) күч. Әйләнә-тирәне каплый, күрсәтми торган нәрсә. Төннең кара пәрәнҗәсе күк йөзен каплагач, мин хыял дөньясына чумам. Ф.Яруллин |