ПӘРӘМӘЧЛЕК с. 1. 1) Пәрәмәчкә җитәрлек. – Икесен берьюлы балта белән юнсаң, бер пәрәмәчлек ит чыкмас! – дигән. Р.Батулла. Ике таба пәрәмәчлек камыр кую 2) Пәрәмәч өчен махсус әзерләнгән. Бибиҗамал апа --- пәрәмәчлек камыр куйды. Ш.Хөсәенов. Пәрәмәчлек итне иттарткычтан чыгару 2. и. мәгъ. Пәрәмәч пешерү өчен билгеләнгән камыр яки ит. Пәрәмәчлек әзерләү |