ПӘРӘМӘЧ и. 1. 1) Әче камырдан әзерләнгән җәймәгә тарттырылган ит, суган салып, авызын бераз ачык калдырып, түгәрәкләп бөреп, майда йөздереп пешерелә торган татар милли ризыгы. Кухнядан тәмле булып пәрәмәч исе агыла иде ---. А.Гыйләҗев. Әмма урам пәрәмәчләре, өчпочмакларында ит түгел, ә сеңер, ит җепселләре генә була. Р.Батулла. Кыз, боларга гына риза булмагандай, сумкасыннан әнисе пешереп җибәргән пәрәмәчләрне чыгарып өстәлгә куйды. Р.Габделхакова

2) Өстенә изгән бәрәңге, эремчек сылап пешерелгән түгәрәк камыр ашы; шәңгә. --- авырсына күрмәгез инде, оланнар, менә монда Исмәгыйлемә дип эремчек пәрәмәче төйнәгән идем. М.Кәрим. Ул да, яңгыр булганлыктан, бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. М.Мәһдиев. Берәрсенә «ашыгыч ярдәм» күрсәтеп кайткан иде булса кирәк: --- йөзе бөтен шарты килеп пешкән бәрәңге пәрәмәченеке шикелле кызарып киткән --- иде. В.Нуруллин

3) күч. Козырёксыз, түп-түгәрәк баш киеме. [Солдатларның] башларына козырёксыз кокардалы пәрәмәчләр кигезделәр. М.Гали

2. ы. мәгъ. Кинәттән булган яки көтелмәгән эш-хәлгә гаҗәпләнгәндә әйтелә. Мине күргәч, абзыкай гаҗәпләнүеннән кычкырып әйтә куйды: «Пәрәмәч, син кайдан?» Ә.Еники. Менә сиңа пәрәмәч! --- Классташ дусларыңнан яшерерлек нинди куркыныч серләрең бар икән синең?! А.Гыйләҗев. Һәй! Пәрәмәч! Соң мин бит, әбекәем, кызганганнан гына әйтәм. Г.Мөхәммәтшин

Пәрәмәч күзе сөйл. Әрсез, үзенә генә каратып торырга, игътибар үзәгендә булырга ярата торган кеше турында. Ай, сүз кыстырырлык хут юк, пәрәмәч күзе, бер кешегә авыз ачарга ирек бирми!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә