ПӘРӘВЕЗЛӘ’Ү ф. Берәр нәрсәне пәрәвезсыман челтәрләндерү яки чәрдәкләү. Төнге март салкыны нечкә бозларны пәрәвезләгән. С.Баттал Пәрәвезләп бетерү Тулысынча, бөтенләй пәрәвезләү Пәрәвезләп кую Тиз генә пәрәвезләнгән хәлгә китерү Пәрәвезләп ташлау Тиз арада пәрәвезләү Пәрәвезли бару Әкренләп, эзлекле рәвештә булган берсен рәттән пәрәвезләү Пәрәвезли башлау Пәрәвезләргә тотыну |