ПӘРӘВЕЗЛӘНҮ ф. 1) Пәрәвез белән каплану

2) күч. Искереп, тузып сизрәү, вак тишекләр хасил булу. Тукыма пәрәвезләнгән

3) күч. Нинди дә булса сыйфатның, үзлекнең бозылуы, начарлануы. – Китик! – дип ыңгырашты күзләре пәрәвезләнгән Иблис. – Бозыклар болай да җитәрлек монда... З.Мәхмүди. Бабай да, пәрәвезләнгән начар күзләре берлән карый торгач, угылының киемнәре таланган вә йөзләре саргайган булса да, таныды да: – Син Җәгъфәрме? – диде. Идел. Пәрәвезләнгән миләребезне чистартыйк. Фәнни Татарстан

Пәрәвезләнә бару Торган саен ныграк пәрәвезләнү

Пәрәвезләнә башлау Пәрәвезләнү билгеләре күренү

Пәрәвезләнеп бетү Бөтенләй, тәмам пәрәвезләнү

Пәрәвезләнеп килү Соңгы арада әкренләп пәрәвезләнү. [Чалбарның] тез башлары да пәрәвезләнеп килә. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә