ПӘРӘВЕЗ и. фар. 1) Корбанын аулау өчен, үрмәкүч үзе бүлеп чыгарган ябышкак сыекчадан корган ятьмә. Әбисе --- тиз генә бөтен почмаклардан үрмәкүч пәрәвезен җыеп алды да Фатыйманың кансырап торган ярасына салып, аягын кысып бәйләп куйды. З.Кадыйрова. Аннары, гөнаһлы уйлар пәрәвезендә чәбәләнмәсен дигәндәй, язмыш аның маңгаена таш томырды. Н.Гыйматдинова. Бите һаман әрнешә, иске ылыслар, пәрәвезләр, тагы әллә нәрсәләр ябышып катты. Х.Ширмән

2) күч. Шуңа охшашлы бик юка, челтәрләнеп торган җиңел әйбер. Аның итеге астында боз пәрәвезләре челтер-челтер ватыла. И.Гази

Пәрәвезгә эләккән чебендәй талпыну Төрле юллар белән берәр авыр хәлдән котылырга тырышу. Пәрәвез кору Хәйлә кору. Пәрәвез оясы Пәрәвезләр белән капланган, тузанлы, җыештырылмаган урын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә