ПӘ’П ИТҮ ф. сөйл. Үбеп алу, үбү (күбесенчә балалар телендә). Йөз миллион тапкыр пәп итәм. А.Гыйләҗев. Форсаттан файдаланып, җан сөйгәнеңне шунда бер пәп итеп тә алмагач, егет исеме күтәреп, кызлар озатып йөрүеңнән ни файда? Г.Әдһәм. – Кая, бер пәп итеп алыйм әле үзеңне, – дип, Сөмбел, балчыклы куллары белән Әлфиснең яңакларын тотып, борын очыннан үбеп алды. З.Кадыйрова |