ПӘКЕЛЕ с. 1. Пәкесе булган. Пәкеле корал 2. и. мәгъ. к. пәке кадаш. Читән буендагы чирәмдә пәкеле уйнап утырган малайлар сискәнеп киттеләр. З.Зәйнуллин. Баштарак бер читтә пәкеле уйнаган малайлар да бераздан безгә килеп кушыла. Ф.Мөслимова. Балачакта качышлы, чүрәкәйле, пәкеле, әбәкле, таудан чана шуып, кәшә сугып, туп тибеп һәм ыргытып уйный идек. Татарстан яшьләре |