ПӘКЕ и. 1) Йөзе сабына бөкләнеп кертелә торган пычак. Хисами, бу мескен картның җаны калмавына тәмам ышангач, кесәсеннән теге көнне Хәйри онытып калдырган пәкене чыгарды. Г.Минский. Табылдыклар арасында аны аерата куандырганы ярымай сыман бөгелеп торган артыш саплы пәке иде. Р.Мөхәммәдиев. Мин, --- үземнең исемне дә янәшә язып куярга ниятләп, пәкемне капшап тора идем. Г.Мөхәммәтшин 2) Кырыныр өчен үткен корыч пычак; бритва. Вафа, хезмәтчеләр өенә кайтып, үтмәс пәке белән сакалын төзәтте, мыегын җыйнаклады ---. М.Галәү. Һәммәсенең дә чәчләрен пәке белән кырып алдылар аннан соң. Р.Мөхәммәдиев. Тик шуннан соң гына кап-кара сакал-мыегына күптән инде пәке тимәгән --- бер кеше тегеңә якынрак килде ---. В.Нуруллин 3) диал. Пычак. Пәке белән ипи кисү 4) Кыска киң йөзле пычак; финка. Әгәр яклаучысыз калган Зилә булмаса, Дамир теге егеткә пәке белән ташланмаган булыр иде. Н.Вахитов. --- кемдер Украина кунагының күкрәгенә өч мәртәбә пәке сыман нәрсә белән орган. Ф.Бәллүр |