ПӘЙНИР и. фар. иск. Сөттән ясалган ашамлык төре, сыр. Әүвәлдә укасы җиде-сигез грошка сатыла торган пәйнирләр (сыр) хәзерге көндә унсигез-егерме грошка җитте. Г.Камал. Пакетның эчендән хатыгыз берлә бергә өчпочмаклы пәйнир (сыр), бер пар елы оек, ярты кило кадәр ак май чыкты. Г.Исхакый. Табага җәеп пешерелгән ләвәш, ләвәш өстенә мул итеп помидор измәсе сыланган, суган, борыч, тоз бутап салынган, измә өстенә пәйнир (сыр) җәелгән, төрле тәмләткечләр сибелгән. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә