ПӘЙДА’ БУЛУ ф. Барлыкка килү; килеп чыгу, күренү, күз алдына килү. Ул ара да булмады, мин бая куа башлаган карачкы кеше кыяфәтенә кереп, чишмә сукмагында пәйда булды. А.Гыйләҗев. Аның артыннан янә бер шамакай мәйданда пәйда булды. М.Хәбибуллин. Офыкта, күз күреме ераклыктагы урманнар өстендә, салават күпере пәйда булды. Ф.Латыйфи |