ПӘЙГАМБӘРЛӘ’РЧӘ рәв. 1. Пәйгамбәрләргә хас булганча, пәйгамбәрләр кебек. Халык күңеленең тагын бер ягын онытмыйк: дөньялыктан пәйгамбәрләрчә яшьли янып китү – мәңгелеккә баруның тәгаен бер ышанычлы юлы. Р.Фәйзуллин. Никадәр әүлиялек, пәйгамбәрләрчә алдан күрүчәнлек булган бит бу шәхестә. Т.Шәрәфетдинов. --- төрекләрдә дә цивилизациябезне коткаручы, аның рухи җитәкчесе роленә әзерлек юк; алар да, гарәпләр кебек үк, заман таләбен пәйгамбәрләрчә аңлаудан ерак тора ---. Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. Пәйгамбәрләрдәй, пәйгамбәрләрнеке кебек. «Синең хатларыңда – пәйгамбәрләрчә акыл», – дип, эч серләрен, кайгыларын бүлешә, шатлыклары белән дә уртаклаша ул. Кызыл таң |