ПӘЙГАМБӘР и. фар. 1) Кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең әмер-боерыкларын хәбәр итүче, аларны иманга дәгъвәт итүче кеше; илче, рәсүл, нәби. Әгәр Мөхәммәд пәйгамбәр укый-яза белгән булса, кешеләр Коръәннең аңа Ходай Тәгаләдән иңгәнлегенә ышанмаган булырлар иде. А.Хәлим. – Җитте! – дип кычкырды ул. – Син гомер буе газап чигүче Гайсә пәйгамбәр ролен уйнадың. Ф.Садриев. Мөхәммәд пәйгамбәрне дә бабасы гарәпләрдән булган, тау араларындагы үзәндә яшәүче көтүче хатыны Хәлимәгә тапшырган. Ак калфак 2) күч. Эчкерсез, риясыз; башкаларга изгелек итә торган, яхшы, саф күңелле кеше. Күңел тоемы, җан-рухы пәйгамбәрнеке булса да, Рухия шул ук кешеләр тормышы белән яши иде. Г.Гыйльманов 3) күч. Бериш нәрсәләр арасыннан иң матуры, иң яхшысы, аеруча өстен сыйфатларга ия булганы. Чыктым алан җиргә, әлван чәчәк, Бәйрәм итә монда җәй ае; Җәй аеның да пәйгамбәре: Иң мөкатдәс булган май ае. М.Укмасый ◊ Пәйгамбәр каш Куе озын, калын каш. [Гофрайның] пәйгамбәр каш дип йөртелә торган озын кашлары зур күзләр өстендә алга очлаеп, зонт төсле торалар. Н.Исәнбәт. Пәйгамбәрләрдән калган Борынгыдан, бик күптәннән килгән. Пәйгамбәр сөннәте иск. Эш-фигыльдә, үз-үзен тотышта Мөхәммәд пәйгамбәрдән алынган үрнәк канун ителгән гореф-гадәт. Пәйгамбәр сөннәте, ягъни өч чынаяк [чәй] киттеме, аның өсте астына каплану тавышы ишетелә. С.Баттал. Пәйгамбәр яшенә җитү 63 яшькә кадәр яшәү |